16+

Марат Җәббаров: Татарстан урып-җыю кампаниясе «экваторга» якынлаша

Татарстанда урып-җыю кампаниясе "экваторга" якынлаша. Республикада 715 га мәйдан җыелган.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе "экваторга" якынлаша. Республикада 715 га мәйдан җыелган.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, Татарстанда 2,8 млн. тоннадан артык ашлык җыелган инде, дип билгеләп үтте. «Быел мул уңыш җыеп алырга өметләнәбез. Яңгырлар вакытында яуды, алар да кирәк. Киләсе атнада урып-җыю белән параллель рәвештә чәчү эшләре башлана», - дип сөйләде ул.

Республика буенча уртача уңыш - 39,3 ц/га тәшкил итә. Җиде районда ул күрсәткеч 45 ц/га артык. Бу, аерым алганда, Зәй (60,7 ц/га), Тәтеш (56,7 ц/га), Сарман (51,6 ц/га), Минзәлә (47,3 ц/га), Актаныш (47 ц/га), Кукмара (45,2 ц/га), Азнакай (45,1 ц/га) районнары.

Гомумән алганда, Татарстан буенча 1,5 млн га бөртекле һәм кузаклы культуралар һәм 230 мең га майлы культуралар - рапс һәм көнбагыш җыелачак. 

Фото: https://agro.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading