16+

Машина ат көтүе өстенә килеп кергән

Автомобиль эчендә бала да булган.

Автомобиль эчендә бала да булган.

19 декабрь көнне кич белән Башкортстанның Сибай шәһәрендә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

"Беренчел фаразлар буенча, 26 яшьлек ир идарәсендәге "Лада Гранта"машинасы Аскарово-Әлмөхәммәт-Сибай автоюлының 57нче чакрымында ат көтүе өстенә килеп кергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның пассажирлары, 24 яшьлек хатын-кыз һәм 16 яшьлек укучы хастаханәгә озатылган. Ике ат үлгән", - дип хәбәр итә хокук сакчылары.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре хәзер ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading