16+

Машинаң нәрсә ашый?

Республикада транспорт чараларын газ ягулыгы җайланмасына көйләүчеләр саны арта. 2015 елда автомобильләргә газ баллоны урнаштыру турында – 761, 2016 елда 4759 таныклык алынган булса, узган ел яңа төр ягулык ягарга рөхсәт кәгазен алучылар саны 8846 меңгә җиткән. Әлеге мәгълүматларны кичә журналистлар белән очрашуда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, газ ягулыгына көйләгән траспорт чараларын теркәү кагыйдәләре дә гадиләшә.

– Автомобильләрен газ ягулыгына көйләүчеләр саны артканлыктан, Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек советы утырышы һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекция идарәсе карарлары нигезендә, газ ягулыгына көйләнгән машиналарны теркәү чаралары гадиләшә, – диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Аның сүзләренчә, автомобиль төзелешенә үзгәрешләр кертелгәнлек турында таныклык алу өчен, бирелгән документларны карау срогын кыскарту максатыннан, республиканың теләсә кайсы автоинспекция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Моннан тыш, әгәр рөхсәт кәгазе алу өчен инде алдан җиһазландырылган транспорт чарасы тәкъдим ителсә, җайланманы сүтәргә (демонтаж) мәҗбүр итмәячәкләр. Әмма таныклык алганнан соң, 10 көн эчендә, дәүләт автоиспекциясе бүлекчәләрендә газ ягулыгына көйләнгән транспорт чарасының теркәү белешмәләренә үзгәрешләр керттерергә кирәк, – диде бүлек башлыгы.

Моннан тыш, автомобилен газга көйләгән машина хуҗалары өчен транспорт салымы түләүдә өстенлекләр дә булырга мөмкин.

– Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала. Минемчә, якын киләчәктә карар кабул ителер, – диде Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфракструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхәпов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading