16+

Машина сатарга киткән хатын-кызның мәетен генә тапканнар

Чиләбедә 27 яшьлек хатын-кызны үтерүдә гаепләнүчеләрне кулга алганнар.

Чиләбедә 27 яшьлек хатын-кызны үтерүдә гаепләнүчеләрне кулга алганнар.

Ксения Каторгинаны берничә көн эзләгәннәр. 10 октябь көнне ул Audi Q5 машинасын сатып алырга теләүче белән очрашырга киткән һәм юкка чыккан. Ул машинасын саткан акчага ипотекасын капларга ниятләгән булган.

Соңрак аның машинасы Чиләбедә автомобиль алыпсатарларында табылган. Салонда кан таплары да булуы ачыкланган. Хатын-кызның үлемендә өч кеше гаепләнә. Аларның икесе чегән һәм берсе Таҗикстан кешесе, дип хәбәр итә «Ъ-Урал».

Ксениянең 9 яшьлек кызы ятим калган. Аның мәетен Екатеринбургның Орджоникидзе районында тапканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading