16+

Машина "яратучы" ирнең эзенә төшкәннәр

Тәтештә исерек килеш руль артына утырырга җөрьәт иткән ир Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды.

Тәтештә исерек килеш руль артына утырырга җөрьәт иткән ир Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды.

Тәтешнең 200-еллыгы урамын патрульләп йөргән экипаж ава-түнә кибеттән чыккан ирне күреп ала. 30 яшьләрдәге ир кинәт ВАЗ 21115 машинасын ачып утыра һәм кузгалып та китә. Экипаж хезмәткәрләре аны куып җитеп туктата. Монастырское авылы кешесе элек тә шундый ук гамәл өчен эләккәне булган. Бу очракта исә штраф белән генә котыла алмас, аңа карата җинаять эше кузгаттылар. Ир-атка Җинаять Кодексының 264нче маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Башкаланың Левченко бистәсендә кизү торган сакчыллык идарәсе экипажы Рахимов урамында шикле тоелган ирне күреп ала: федераль розыскка игълан ителгән кешегә охшаталар аны. Ир-атны туктатып документларын тикшерәләр. Чыннан да бу адәм узган елның декабрь аеннан башлап федераль эзләүдә булуы ачыклана. Җинаять Кодексының 158нче «Урлау» маддәсе буенча аресттан качкан адәмне полиция бүлегенә тапшыралар.

Баулыда ишек алдыннан куып алып кителгән машинасын, ни хикмәт, хуҗасы үзе эзләп таба. Суворов урамындагы кибет парковкасында үзенең ВАЗ 2106ны күрүгә үк хокук саклау органнарына хәбәр итә ул. Салондагы дүрт ир-ат чыгып качуны кулайрак күрә. Чакыру буенча килгән ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре эшнең нидә булуын аңлагач, качкан егетләрне куып җитеп тоткарлый. 1984-1995нче елгы дүрт ир-атны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Җинаять Кодексының 166нчы «Урлау» маддәсе буенча эш кузгатылырга тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading