16+

Машина йөртү таныклыгын 15 минутта 30% ташлама белән алып була

Татарстан автомобильчеләре йөртү таныклыгын яңа пунктларда ташлама белән 15 минутта ала һәм алыштыра ала.

Машина йөртү таныклыгын 15 минутта 30% ташлама белән алып була

Татарстан автомобильчеләре йөртү таныклыгын яңа пунктларда ташлама белән 15 минутта ала һәм алыштыра ала.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Республика Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәмәтов хәбәр иткән.

Шулай итеп, автомобиль хуҗасы дәүләт хезмәте порталы аша үз документларын бирә һәм үзенә уңайлы вакытта кабул итүгә языла ала. Сайт аша документларны рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасына шулай ук 30 процент ташлама алачак.

«Бу бүлек эшен шактый киметә. Хәзер анда ике зал ачылган. Берсе талоннар һәм чират, икенчесе дәүләт хезмәтләре аша язылу буенча хезмәт күрсәтә. Үзегезгә бернинди документ та тутырырга кирәкми. Хезмәткәрләр барлык мәгълүматны программага үзләре кертә», – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИнең имтихан бүлеге җитәкчесе Ирек Сабиров.

«Гражданин дәүләт хезмәтләре буенча кабул итүгә язылгач безгә килә. Хезмәткәрләр барлк документларны чагыштыра, аннары аны фотога төшәреп җибәрәләр. Фото ясалгач та, яңа йөртү таныклыгы алырга була», – дип сөйләде Сабиров.

ЮХИДИнә чират буенча мөрәҗәгать итәргә теләгән гражданнар бүлеккә документлары һәм дәүләт пошлинасы түләнгән квитанция белән килә ала. Аларга талон алырга кирәк, әмма дәүләт пошлинасына 30 процент ташлама ясалмаячак.

Моннан тыш, «Шәһәр» этабында имтиханны Дәүләт автоинспекциясе машинасыннан тыш, үз инструкторын машинасында да бирергә мөмкин.

«Хәзер имтихан бер көндә тапшырыла. Берьюлы 3 этап. Теория, мәйданчык, шәһәр. Татарстан буенча теориядән беренче тапкырдан имтихан тапшыручылар 72 процент, йөртү буенча 60 процент тәшкил итә. Дөрес, кайбер автомәктәпләрнең укучыларны әзерләү сыйфаты яхшы түгел. Булачак йөртүче яхшы әзерлек узсын өчен, без автомәктәпләр рейтингын төзибез һәм сайтка куябыз», – диде Республика Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе урынбасары.

 Гөлнара Зиннәтуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading