16+

Машина йөрткәндә бала урынына утырсын

Машинада кечкенә баласын кулына алып рульдә барган кешеләрнең видеоязмаларын социаль челтәрләргә еш куялар.

Машинада кечкенә баласын кулына алып рульдә барган кешеләрнең видеоязмаларын социаль челтәрләргә еш куялар.

Мактанырга,кемнедер гаҗәпләндерергә телиләрме? ЮХИДИ хезмәткәрләре исә, бу мәсьәләдә социаль челтәрләрне гел тикшереп тора.  Тәртип бозучыларның эзенә тиз төшәләр. Закон нигезендә, бу гамәл юл йөрү кагыйдәсен бозу булып санала.

Күптән түгел генә социаль челтәрләрдә шундыйрак бер язма таралган иде. Бер ир-ат алдына баласын утырткан килеш «Фольксваген Поло» автомобилен йөртә. Видеоны өйрәнеп юл иминлеге инспекторлары бу кешене эзләп тапканнар. Ул Казаннан 27 яшьлек ир-ат булып чыкты, дип хәбәр итә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.  Соңгы ике ел эчендә ул ир-ат юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 25 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.  Хәзер менә аңа кабат тәртип бозуы өчен җавап бирергә туры киләчәк.

 ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә. Юл йөрү кагыйдәләренең 2.7нче пункты нигезендә, транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә кулга алмыйча гына сөйләшергә мөмкинлек бирә торган техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Бу кагыйдәне бозган өчен Россиянең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.36.1нче маддәсе нигезендә 1500 сум административ штраф каралган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading