16+

Машиналар да йөрәк ясады

Казан чарасында Россиянең Чабаксар, Ижевск һәм башка шәһәрләреннән дә катнашучылар бар.

Машиналар да йөрәк ясады

Казан чарасында Россиянең Чабаксар, Ижевск һәм башка шәһәрләреннән дә катнашучылар бар.

Казанда #ILoveMini автоклубында катнашучылар 14 февральгә багышланган дөнья флешмобында катнашты. Автомобиль хуҗалары машиналардан йөрәк фигурасы, шулай ук KZN һәм MINI сүзләрен төзегән.

«Бу акция Россиядә һәм дөньяда 2015 елдан бирле үткәрелә. Ел саен 14 февральдә mini-клуб һәр шәһәрдә йөрәк рәвешендә машиналардан фигура төзи. Әмма без бүген әлеге фигурада MINI һәм КZN сүзләрен дә яздык «, — дип уртаклашты чараны оештыручы Денис Кислицын.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында акция икенче тапкыр уздырыла. Узган ел чарага 13 автомобиль гына җыелган иде, быел катнашучылар саны җитмешкә җитте.

«Берләшмә әгъзалары көннән-көн арта. Бездә башта 13 машина иде, аннары 15, 20. Хәзер автоклубта 126 машина бар инде. Россиядә без катнашучылар саны буенча өченче урында торабыз. Мәскәү автоклубында 200 машина, ә Санкт-Петербургта 150 машина катнаша», — дип ачыклык кертте Кислицын.

Казан чарасында Россиянең Чабаксар, Ижевск һәм башка шәһәрләреннән дә катнашучылар бар.

«Без бу чараны һәр елны «Казан» Гаилә үзәге һәм Кремль фонында оештырырга планлаштырабыз. Без Казанны бөтен илләрдә күрүләрен телибез", — дип өстәде Денис Кислицын.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading