16+

Машинасы да янып бетә, йөртүчесе дә һәлак була

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, машина инде янып беткән диярлек була.

Машинасы да янып бетә, йөртүчесе дә һәлак була

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, машина инде янып беткән диярлек була.

Лаеш районында урнашкан бакчачылык ширкәтләренең берсендә бүген иртән Ниссан-Навара машинасы янып беткән. Машина йөртүче үлгән, пассажиры төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Идарәсеннән хәбәр итәләр.

Баксаң, әлеге машина юлда барганда кинәт кенә электр баганасына килеп бәрелә. Машина шунда ук яна башлый. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, машина инде янып беткән диярлек була.

1975 елда туган машина йөртүче урында ук вафат була. 1957 елда туган пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала, урында ук аңа медицина ярдәме күрсәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading