16+

Машина сатып алу өчен ана капиталын куллануга Путин каршы чыккан

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы акчасын автомобиль сатып алу өчен файдалануга каршы чыккан.

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы акчасын автомобиль сатып алу өчен файдалануга каршы чыккан.

Бу хакта ТАСС яза.

"Әйдәгез, бу максатлар өчен Ана капиталын куллануга кагылмыйк (Ватан автомобильләрен сатып алу — ред.иск.)", - дигән Путин.

Шул ук вакытта ул Министрлар Кабинетыннан һәм сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан Ерак Көнчыгышта яшәүче күп балалы гаиләләр өчен автомобиль сатып алуга ташламалар кертү мәсьәләсен хәл итүне сорап була, дип өстәде.

Гомумән алганда, Россия лидеры фикеренчә, Ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдимнәренә саклык белән карарга кирәк.

25 декабрьдән Путин карары белән ата-аналар Россия гражданлыгын алганчы чит илдә туган балалары өчен ана капиталы бирү туктатыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading