16+

Маска кию режимы гамәлдән чыгарылды

Россия тимер юллары пассажирлар өчен маска кию таләпләрен гамәлдән чыгара.

Россия тимер юллары пассажирлар өчен маска кию таләпләрен гамәлдән чыгара.

Вагон-бистрода һәм вагон-рестораннарда социаль дистанцияләр дә юкка чыгарыла.
"Россия тимер юллары" компаниясе ерак араларга йөрүче поездларда һәм вокзалларда битлекләрне мәҗбүри кию таләпләрен гамәлдән чыгара. Бу хакта компаниянең рәсми телеграм-каналы хәбәр итте.

"Эпидемиологик вазгыять тотрыклануга таба бара, шуңа күрә акрынлап поездларда һәм Россия тимер юллары вокзалларында гамәлдәге чикләүләр юкка чыгарыла", - диелә хәбәрдә.

Шулай ук поездда барган вакытта пассажирларның тән температурасын үлчәү, шулай ук вагон-бистрода һәм вагон-рестораннарда социаль дистанцияләр таләбе дә бетереләчәк. 
Шул ук вакытта хәрәкәт итүче составны һәм вокзал биналарын дезинфекцияләүне дәвам итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading