Үткәрелгән чаралар барышында полиция хезмәткәрләре бу "эшкуар"дан 52 мең 500 медицина битлеге, шулай ук миллион ярым сум алалар. Тоткарланучы сүзләренә караганда, медицина битлекләрен ул алга таба бәяләрен күпкә арттырып сату максаты белән алган.
Сатучыларны һәм потенциаль сатып алучыларны ул интернет челтәре, шулай ук төрле мессенджерлар һәм бушлай белдерү сервислары ярдәмендә тапкан. Хәзерге вакытта тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 238.1 маддәсендә каралган, шулай ук законсыз эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле хокук бозу билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Хокук сакчылары тарафыннан теркәлмәгән медицина әйберләрен законсыз рәвештә сату, шул исәптән, югары сорау белән кулланылган "идән астында җитештерелгән" һәм махсус рәхсәт кәгазе булмаган, инфекциягә каршы кулланылучы товарларны законсыз сату фактларын ачыклау чаралары дәвам итә.
Комментарийлар