16+

Мәскәүдә «Крокус»тагы теракт вакытында 143 кеше һәлак булган

«Крокус Сити Холл» да булган терактта һәлак булучылар саны 143кә җитте, дип хәбәр итте «Россия сегодня» медиатөркеменең һәм RT телеканалының баш мөхәррире Маргарита Симоньян үзенең Telegram-каналында.

«Крокус Сити Холл» да булган терактта һәлак булучылар саны 143кә җитте, дип хәбәр итте «Россия сегодня» медиатөркеменең һәм RT телеканалының баш мөхәррире Маргарита Симоньян үзенең Telegram-каналында.

"Норд-Ост" белән чагыштырганда, корбаннар саны күбрәк. 143 кеше. Йа, Раббым", - дип әйтелә басмада.

"Крокус Сити Холл" да булган теракт, фаҗига эзеннән:

Җомга көнне Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залында теракт була. Камуфляж кигән кораллы кешеләр төркеме симфоник оркестр белән "Пикник" төркеме концерты башланырга тиеш булган бинага бәреп керә.

Җомга кичендә Красногорск шәһәренең "Крокус Сити Холл" залында атыш һәм янгын башлана. Бу вакытта анда "Пикник"төркеме концерты булырга тиеш иде. Бу вакыйганың шаһиты булган РИА Новости хәбәрчесе сөйләвенчә, залга партер аша камуфляжлы һәм битлексез ким дигәндә өч ир-ат бәреп кергән. Җинаятьчеләр кешеләрне атып үтерә, шулай ук яндыргыч шашкалар ташлаганнар. Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы 41 һәлак булган кешене күрсәтүче исемлек бастырды. Хастаханәгә 121 кеше эләккән, өч бала һәлак булган.
Шимбә иртәсендә ФСБ директоры Александр Бортников Президент Владимир Путинга 11 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте, шул исәптән терактта турыдан-туры катнашкан дүрт террорист та.

Махсус хезмәтләр мәгълүматлары буенча, Брянск өлкәсендә дүрт шикләнелүче тотылган. Теракттан соң алар машинада качып, Россия-Украина чигеннән чыгарга тырышалар. Террорчылар Украина белән элемтәдә булганнар һәм яшерен урында алдан әзерләнгән коралларны кулланганнар, аларның ярдәмчеләрен эзлиләр.
Тикшерү комитеты теракт турында җинаять эше кузгаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading