16+

Майда туктамыйча ял иткән өчен хезмәт хакы түләнәме? (Путин указга куйды)

 Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә 2021 елның маенда эшләми торган көннәр билгеләү» турында карар имзалады.

Майда туктамыйча ял иткән өчен хезмәт хакы түләнәме? (Путин указга куйды)

 Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә 2021 елның маенда эшләми торган көннәр билгеләү» турында карар имзалады.

Шулай итеп 1 майдан 10 майга кадәр көннәр (бу көннәрне дә кертеп) ял көннәре итеп игълан ителә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге карар нигезендә, өстәмә ял көннәр өчен эшләүчеләрнең хезмәт хакы түләнә торган була.

«Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны киметү тенденциясен саклау һәм Россия гражданнарының сәламәтлеген ныгыту максатында, карар кабул итәм: 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәрге көннәрне, эшләүчеләрнең хезмәт хакын саклап, эшләми торган көн итеп билгеләргә», диелә Путин имзалаган документта.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр, дип игълан итү тәкъдимен хуплавы билгеле булган иде.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре. 1 май шимбәгә туры килү сәбәпле, 3 майга күчерелә. 9 май якшәмбегә туры килү сәбәпле, 10 майга күчерелә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading