16+

Мәченең туган көнен үткәргәндә коронавирус йоктырып, 15 кеше хастаханәгә эләккән

Берничә пациентның хәле авыр ди, аларны хастаханәгә озатканнар.

Берничә пациентның хәле авыр ди, аларны хастаханәгә озатканнар.

Чилида яшәүче берәү мәчесенең туган көнен уздырган. Шуннан соң килгән кунаклар коронавирус эләктергән. Ун кешенең дә вируска анализы уңай күрсәткән. Мәче хуҗасының тагын биш туганында да коронавирус табылган. Берничә пациентның хәле авыр ди, аларны хастаханәгә озатканнар. Мәченең үзендә исә коронавирус юк. 
«Авыру мәченең туган көненнән соң авырып китүләрен ишеткәч, шаярталар дип уйладым, мөгаен, алар нәрсәнедер яшерәдер», — дигән Чили Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәк секретаре Франсиско Альварес.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading