Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы республиканың баш оркестрын юбилее белән котлады.
Скопировать ссылку
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы республиканың баш оркестрын юбилее белән котлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 55 еллык тарихы бар. Ярты гасырдан артык элек ТАССР Композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһанов һәм РСФСР Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Дмитрий Шостакович тәкъдиме белән оештырылган Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры масштаблы проектлар булдыра һәм иҗади үрләр яулый. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Россиянең иң яхшы коллективлары исемлегенә керә.
Комментарийлар