16+

Медицина хезмәтләре өчен бәяләр арткан. Күпмегә?

17 января 2025, 09:40
1439
0
0
Уку өчен 2 минут

Россиялеләр медицина учреждениеләренә ешрак кискен респиратор авырулар, җәрәхәтләр һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән мөрәҗәгать итә.

Россиялеләр медицина учреждениеләренә ешрак кискен респиратор авырулар, җәрәхәтләр һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән мөрәҗәгать итә.

Россиядә медицина хезмәтләре 2024 елда уртача 15 процентка кыйммәтләнгән, дип яза “Лучи” компаниясенең тикшеренүенә сылтама белән «Газета.Ru.

Экспертлар фикеренчә, бу, инфляциядән тыш, технологияләрнең һәм даруларның кыйммәтләнүе белән бәйле. Ачыкланганча, россиялеләр медицина учреждениеләренә ешрак кискен респиратор авырулар (21 процент), җәрәхәтләр (18 процент) һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары (15 процент) белән мөрәҗәгать итә. Соңгы ике елда шикәр диабеты (плюс 9 процент) һәм остеоартрит (плюс 11 процент) кебек хроник авырулар белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны арткан.

Яшьләр нигездә җәрәхәт алу, шул исәптән спорт белән шөгыльләнгәндә имгәнүләр һәм инфекцияләр йоктыру очрагында чыгымлана. 30-50 яшьлек россиялеләр стресс белән бәйле авыруларны дәвалауга һәм операцияләргә чыгымнарны арттырган. 50 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өлешенә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауга, шулай ук тернәкләндерү программаларына барлык чыгымнарның 40 проценттан артыгы туры килә. 

2024 елның декабрендә «Росгосстрах» соңгы өч елда Россиядә медицина хезмәтләре бәясе, гомумән алганда, 40 процентка арткан, дип хәбәр иткән иде. Бәяләрнең иң зур үсеше 2022 елда теркәлгән, ул вакытта медицина хезмәтләре бәясе 14 процентка арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading