16+

Медик булырга хыялланасыңмы? «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале синең өчен

1 февральдә Казанда «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале старт ала. Ел саен әлеге чарада 3,5 меңгә якын кеше катнаша.

1 февральдә Казанда «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале старт ала. Ел саен әлеге чарада 3,5 меңгә якын кеше катнаша.

 Беренче февральдә Казанда күркәм гадәткә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале старт ала. Киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә теләгән мәктәп укучыларын һәм абитуриентларны кызыклы очрашулар, чаралар, медицина учреждениеләре буйлап экскурсияләр һәм кызыклы уеннар көтә, дип хәбәр итте Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов.

— Сигезенче тапкыр үткәрелә торган әлеге фестиваль үзенең киләчәген медицина өлкәсе белән бәйләргә теләгән кешегә һөнәре турында мөһим фактлар белергә, медицина белән якыннан танышырга ярдәм итә. Моннан тыш, медик булырга хыялланган укучылар Татарстанның үзәк район хастаханәләренә, шулай ук Казанның әйдәүче дәвалау һәм профилактика оешмаларына экскурсияләр белән килә алачак. Университетның һәр факультеты эш бирүчеләр белән бергә үз белгечлекләрен тәкъдим итәчәк. Шул ук көнне баш табиблар медицина университетын тәмамлаучылар белән очрашачак һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр, - диде ректор. 

Фестивальдә катнашучылар өчен шулай ук медицина квесты һәм узачак. Шулай ук балалар медицина һәм социаль тематикага лекцияләр тыңлый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading