16+

Медицина өлкәсендәге мошенниклык белән ничек көрәшергә?

Сүз бушлай медицина тикшерүе тәкъдиме турында бара.

Сүз бушлай медицина тикшерүе тәкъдиме турында бара.

Россиялеләр телефоннан "бушлай" медицина тикшерүләренә чакырулар ешрак ала башлаган. РФ атказанган табибы Владимир Круглый "Sputnik" радиосына биргән интервьюсында бу төр мошенниклык турында үз фикерен белдергән.

"Мондый шалтыратулар - ул алдау гына. Бу - мошенникларның кешеләрне үз кулларына җәлеп итү ысулларының берсе, соңрак алардан акча каерып алу өчен эшләнелә. Мондый тикшерү тулысынча бушлай була алмый. Әлеге гамәлләрнең максатлары аңлашыла. Әгәр дә тикшерү бушлай икән, аннары сезгә күп кенә башка процедуралар өчен түләргә кирәк дип әйтәчәкләр. Ышаныгыз, акча түләмичә, андый оешмалардан беркем дә чыгып китми. Биредә инандыру өчен психологик ысуллар да кулланыла. Киңәш - андый шалтыратуларга игьтибар итмәгез", - ди табиб.

Шул ук вакытта мәҗбүри иминиятләштерү полисы буенча бушлай медицина тикшерүләре чыннан да бар. Яшәү урыны буенча үхзеңнең организмыңны үзең теркәлгән поликлиникада тикшерергә мөмкин. Моның өчен диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading