16+

Медотводлар турындагы белешмәләр электрон төрдә биреләчәк

Татарстанда медотводлар турындагы белешмәләрне электрон вариантка күчерәчәкләр.

Татарстанда медотводлар турындагы белешмәләрне электрон вариантка күчерәчәкләр.

20 декабрьгә кадәр кәгазь төрдәге белешмәләрне электрон вариантка алыштырачаклар.

Татарстанда вакцинациягә каршы бирелгән медотводларны кәгазь документлардан электрон вариантка күчерәчәкләр. Бу эшне 20 декабрьга кадәр төгәлләячәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бик күп санда шундый ялган белешмәләр ачыклана: табибларның мөһерләре юк, медотводның сроклары язылмаган, хәрефләрен бөтенләй укып булмаганнары да бар. 
"Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән 20 декабрьгә кадәр барлык медотводларны да электрон төргә күчереләчәге турында килешүгә ирешелде", - дип сөйләде Патяшина.
Медотводларны яшәү урыны буенча поликлиникаларда үзгәртеп булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading