16+

Меңьеллык мәйданы Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны булачак

Тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем Казан Кремле диварлары яныннан күзәтә алачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

Парад 10.00 сәгатьтә башлана, әмма шәһәрлеләрне тантаналы программага иртәрәк – 9.30 сәгатьтә килергә чакыралар. Парадка «Кремль» метро станциясе ягыннан керү иң уңайлысы булачак.

Мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләренең йөрүе, ИС, ИС-3 һәм Т-34 легендар танклары узуы, ретроавтомобильләр колоннасы үтүе көтелә. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм юнармия курсантлары катнаша.

Парад ахырында кунакларны концерт программасы һәм 1400 кешедән торган хореография коллективлары белән берлектә меңләгән җыелма хорның чыгышы көтә, алар «Җиңү көне» җырын башкарачак.

Шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында Меңьеллык мәйданында концерт программасы 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шунда ук көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак: танклар, бронялы тарспортер һәм Корал күчмә музеен күреп булачак.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading