16+

Мәетне чыгарыр өчен экскаватор җәлеп иткәннәр...

Кырын эш 40 елдан соң да билгеле була.

Кырын эш 40 елдан соң да билгеле була.

ЭЭМның БР буенча хезмәткәрләре Тикшерү  комитетының төбәктәге идарәсе белән берлектә  Уфада яшәүче бер хатынның үлемендә шикләнелүчене тоткарлаган. 

36 яшьлек уфалы хатынның югалуы турында гариза полициягә  узган елның февралендә аның туганнары тарафыннан  килеп ирешә. Уголовный розыск хезмәткәрләренә  гыйнвар аенда хатынның Сипайлово бистәсенең Набережная урамындагы фатирын сатуы билгеле була. Моннан соң инде якыннары аны башкача күрми.

Баксаң, хатынның югалуына аның мәрхүм иренең таныш-белешенең катнашлыгы булу ихтималы ачыклана.  Бер ир, мәрхүм дустының хатыны фатирын сатарга җыенганын белеп калгач, аны риэлторлар белән таныштыра. 2019 елның гыйнвар аенда сату килешүенә кул куела һәм фатиры өчен хатын 2 миллион сум күләмдә акча ала. Моннан соң риэлторлар хатынны Октябрь проспектындагы йортлар ихатасындагы бер гаражга алып килә. Риэлторлар киткәч, ир танышын буып үтергән һәм аның гәүдәсен гаражда калдырган. Берничә айдан, апрельдә, ул җинаять урынына янә килә һәм мәетне Калинин паркы янындагы посадкага күмеп куя.

Моңа кадәр хөкем ителгәнен, әлеге вакытта караклыкта шикләнелүен дә исәпкә алганда, аны тоткарлау махсус подразделениеләр ярдәмендә узган. Шикләнелүченең туганнары белән бергә яшәгән фатирында хокук  саклау органнары хезмәткәрләре тентү дә үткәргәннәр.  

Арытаба югалган хатынны күмеп куйган урынны да тапканнар. Мәетне җир өстенә чыгарыр өчен хәтта экскаватор җәлеп иткәннәр. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кырын эш 40 елдан соң да билгеле була диюләре хак инде. Бу очрак – шуңа тагын бер мисал.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading