16+

 Җәмәгать транспортында билет бәясе артты

 Казанда 10 гыйнвардан башлап, шәһәрнең җәмәгать транспортында пассажирлар һәм йөк йөртүдә яңа тарифлар гамәлгә керә.

 Казанда 10 гыйнвардан башлап, шәһәрнең җәмәгать транспортында пассажирлар һәм йөк йөртүдә яңа тарифлар гамәлгә керә.

Бу турыда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты карар кабул итте. Акча белән түләгәндә җәмәгать транспортында йөргән өчен бәя үзгәрешсез кала. Билетны банк яки транспорт картасы белән алсаң, бәя 4 сумга арта, ягъни билет бәясе 35 сум була. 100 һәм аннан да күбрәк йөрешкә тулыландырылган транспорт картасында билет бәясе-25 сум. 

Татарстанның автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе хәбәр итүенчә, тарифларның күтәрелүенә 11,06 процент инфляция, дизель ягулыгына бәя арту, шулай ук запас частьләрнең кыйммәтләнүе сәбәпче булган.
 Казан мэриясе статистикасына караганда, җәмәгать транспортында пассажирларның 40,2 проценты банк картасы белән түли. Пассажирларның 32,3 проценты - ташламалы категория. Транспорт картасын 19 процент пассажир куллана, акча белән түләүчеләр - 8,6 процент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading