16+

Җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта: студентларга ташлама булырмы?

Студентлар җәмәгать транспортында ташлама белән йөрергә мөмкин. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җәмәгать транспортында йөрү өчен студентларга ташлама бирү буенча Россия төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнәчәк.

Студентлар җәмәгать транспортында ташлама белән йөрергә мөмкин. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җәмәгать транспортында йөрү өчен студентларга ташлама бирү буенча Россия төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнәчәк.

Бу мәсьәлә турында Татарстанның студентлар берлеге белән фикер алышу булачак. Бу турыда министрлык җитәкчесе Дамир Фәттахов Instagram социаль челтәрендә язган.

«Әлегә Казанда 50 тапкыр транспортка утыру 750 сум тора. Студентлар өчен аерым ташлама ясау мәсьәләсе алай кискен тормый иде. Хәзер юл бәясе артырга торганда, әлбәттә, студентлар моны сизәчәк. Бу очракта без аларның мәнфәгатьләрен якларга тиеш», — дип язган министр.

15 гыйнварда Татарстан студентлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховка мөрәҗәгать ителгән петиция язган.

Петиция авторлары республикада студентлар өчен юл бәясенә ташлама булдыруны сорый. Петицияне мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хуплаганнар. Бу мәсьәлә белән Татарстан Яшьләр эшләр министрлыгы һәм Студентлар лигасы шөгыльләнә хәзер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading