16+

Мәгълүматсыз кешене алдалау ансат

Йөз кеше – йөз фикер, дигән әйтем бар. Сүзең файдага булса, бик әйбәт. Ләкин, дөреслеккә туры килмәгән сүз башкаларның да фикерен чуалтырга мөмкин.

Мәгълүматсыз кешене алдалау ансат

Йөз кеше – йөз фикер, дигән әйтем бар. Сүзең файдага булса, бик әйбәт. Ләкин, дөреслеккә туры килмәгән сүз башкаларның да фикерен чуалтырга мөмкин.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бер тәҗрибәсез журналист: ”Узгандагы матбугат конференциясенә иң коррупцияле районнар чакырылган иде. Республикада кайсы районнар аеруча коррупцияле?” – дип сорау бирде.

- Питрәч, Балык Бистәсе муниципаль районнары, Чаллы шәһәре ришвәтчелеккә каршы көрәш тәҗрибәсе белән уртаклашыр һәм башкарган эшләре турында сөйләү өчен чакырылды. Алар 1 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан матбугат конференцияләре сериясен, фәкать, башлап җибәрүчеләр генә. Республикада теге яки бу районны “аеруча ришвәтче” дип тамгалап булмый, һәркайсы ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек алып бара, - дип аңлатырга мәҗбүр булды Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов.

- Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында, үзебезнең ведомство программасы да гамәлгә ашырыла. Министрлык карамагындагы предприятиеләрнең финанс эшчәнлеген күз уңында тотабыз. Ришвәтчелек ихтималын ачыклау өчен теге яки бу предприятиедән “контроль сатып алу” алымын кулланабыз. Ришвәт очраклары теркәлмәде. Бер предприятиедә август аенда эш кәгазьләренең озак әзерләнүе очрагы булды. Мәсьәлә буенча чаралар күрелде, сентябрь аеннан эш җайга салынды, - диде республиканың икътисад министры Фәрид Абдулганиев.

Министрлыкта атнаның һәр сишәмбесе - кече һәм урта бизнес эшкуарларын кабул итү көне. Лизинг-грандлар алу тәртибе шактый гадиләштерелгән, гаризаларны электрон рәвештә дә җибәреп була. Барлык мәгълүмат икътисад министрлыгы сайтына куелган.
Европа илләре һәм АКШ халкы законнарны, шулай ук финанс эшчәнлегенә кагылышлы документларны бик ныклап укый-өйрәнә. Кызганыч, без әлегә бу яктан шактый надан. Мәгълүматсыз кеше ул үзе дә ни эшләргә кирәклеген белми, аны алдалау да ансат.

-Максат - яшь бунны хокукый яктан белемле, ришвәтчелеккә тискәре мөнәсәбәтле итеп тәрбияләп үстерү, - дип дәвам итте чыгышларны Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова. -Мәктәп укучылары арасында “Намуслы яшим”, “Ватан язмышы синең кулда” дигән тематик конкурслар оештырыла. Ришвәтчелеккә каршы укыту-тәрбия чараларында чит илләр тәҗрибәсе дә кулланыла. Республиканың мәгариф һәм фән министры Кытай тәҗрибәсен өйрәнеп кайтты, аларның үрнәк алымнарын файдаланачакбыз.

Наталья Гречанникова укытучыларга чәчәк яки конфет бирүне ришвәт санамый.
- Укытучыларыбызга 1 сентябрьдә, Укытучылар көнендә чәчәк бирү матур традиция бит инде ул. Әгәр дә инде укытучыга 3 мең сумнан артык бәядәге әйбер бүләк ителә икән, бу әйбер учреждениедә теркәү узарга тиеш. Мәктәпләрдә төрле бәйрәмнәрне үз көчең белән үткәрү кирәк. Әйтик, Яңа ел кичәсенә Кыш бабай роленә артист чакырыла икән, бу очрак ата-аналар белән килештерелергә тиеш. Узган ел министрлыкка - 330, ә быел 156 хат-шикаять керде. Ата-аналар үзләренең хатларында мәктәпләрдә акча җыешуга да зарлана. Укытучы үз белдегендә акча җыя алмый, ата-аналарның зур күпчелеге хуплаган очракта гына акча җыешып була, - дип искәртте Наталья Гречанникова.
Татарстанда быел үткәрелгән социологик сораштыруларда 3 мең кешенең 53 проценты “катлаулы хәл туганда мин ришвәт бирергә әзер” дип күрсәткән.

- Бу уйландыра торган зур сан әле. Ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларына игътибарны киметергә ярамый, - дип сөйләшүгә йомгак ясады Салават Рәхимов.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading