16+

Җәмгыять белеме урынына физикадан имтихан бирәләр

Бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелергә мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелергә мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Россия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе урынбасары Ирина Мануйлова Новосибирскида узган киңәшмәдә, җәмгыять белеменнән имтиханнар бирүчеләрнең саны күп, бу исә дисбаланс тудыра, ди.

Шуңа күрә киләсе елларда вузларга керү имтиханнары системасы үзгәртелергә мөмкин. Җәмгыять белемен физика, информатика кебек предметларга алыштыру карала, дип белдерде.

Мануйлова сүзләренә караганда, БДИ буенча барлык үзгәрешләр 1 октябрьдән соңга калынмыйча кабул ителергә тиеш. Шунлыктан, 2016 елда үтәчәк имтиханнарга бу кагылмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading