16+

Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Безнең төп бурыч – тавыш бирүчеләр өчен уңай шартлар тудыру»

Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, барлык сайлау участоклары ачык һәм актив рәвештә тавыш бирү бара.

Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Безнең төп бурыч – тавыш бирүчеләр өчен уңай шартлар тудыру»

Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, барлык сайлау участоклары ачык һәм актив рәвештә тавыш бирү бара.

Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауларга ике телдә 2,973 миллион бюллетень әзерләнгән, республикада 2,933миллион тавыш бирүче бар, беренче тапкыр катнашкан 49 мең тавыш бирүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

2017 сайлау участогында 21 меңнән артык сайлау комиссияләре әгъзалары эшли. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, алар тарафыннан зур әзерлек эше башкарылган. Территориаль һәм участок сайлау участокларының бөтен составы укытылган, муниципаль берәмлекләрдә, шәһәр округларында өйрәтү семинарлары үткәрелгән. Барлык комиссияләр технологик һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән. Сайлау участоклары видеокамералар белән җиһазландырылыган, чит илдән килгән 35 күзәтүче эшли. Быелгы сайлауларга83 массакүләм мәгълүмат чараларыныннан 476 журналист акрредитация узган.

Сайлау участокларында провокацияләр булу мөмкинлеге турында социаль челтәрләрдә һәм телеграм-каналларда таралган хәбәр буенча сорау уңаеннан,  нәрсә дә булса күзәтелсә, закон кысаларында хәл кылыначак, дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. “Безнең төп бурыч – тавыш бирүчеләр өчен уңай шартлар тудыру һәм законлы булмаган хәлләрнең тавыш бирүгә йогынтысынбулдырмау”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.  

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading