16+

Микроавтобус катнашындагы коточкыч юл һәлакәтендә 16 кеше үлгән

21 августта якынча 14:00 сәгатьтә Ульян өлкәсенең Николаевка районында М5-«Урал» трассасында ремонт бара торган юл участогында, реверсив хәрәкәт итә торган кисем алдында, машиналар тезелеп китә. Каршы яктан хәрәкәт итүче машиналарның үтеп китүен көтеп тора алар. 

21 августта якынча 14:00 сәгатьтә Ульян өлкәсенең Николаевка районында М5-«Урал» трассасында ремонт бара торган юл участогында, реверсив хәрәкәт итә торган кисем алдында, машиналар тезелеп китә. Каршы яктан хәрәкәт итүче машиналарның үтеп китүен көтеп тора алар. 

«DAF» маркалы зур йөк машинасы йөртүчесе, алда ремонт эшләре баруын белми каламы, яисә махсус билгеләргә игьтибар итмиме, алдан ук тормозга басарга өлгерми кала. Шуңа каршы як полосага килеп чыга һәм минивэн (автобус тибында) белән "маңгайга-маңгай" бәрелешә. Җитмәсә, автобус артыннан тагын бер йөк машинасы килә. Шул рәвешле, минивэн ике йөк машинасы арасында кысылган килеш кала. Авариядән соң автобустан бары тимер өеме генә калган. Мондый коточкыч юл һәлакәтендә исән калу мөмкин дә булмый.

Авариядә 16 кеше мизгел эчендә һәлак булган. 

22 августта Россия Эчке эшләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча төбәк идарәсе һәлак булучыларның исемлеген бастырды. Mercedes автобусына килеп бәрелгән, «DAF» зур йөк машинасының 64 яшьлек шоферы, шулай ук минивэнның 44 яшьлек шоферы да үлә.
"Мерседес" салонында биш хатын-кыз (1991, 1995, 1976, 1998, 1980 елгылар) һәм тугыз ир-ат (1986, 1990, 1976, 2000, 1999, 1997, 1999, 1978, 1996елда туганнар) булган. Аларның  барысы да һәлак булган. 

Бары өч ир-ат һәм хатын-кыз гына исән кала. Аларны Чучкалов исемендәге махсус медицина ярдәменең өлкә клиник үзәгенә озаталар. Хәлләре бик авыр дип бәяләнә. 

 Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне үз контроленә алды. "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Һәлак булган 16 кешенең 14е-Кыргызстан гражданнары, ә икесе-урыс милләтеннән булып чыкты. 

 22 августта Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров белдерүенчә, әлеге коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булган кешеләрнең мәетләрен туган яклларына кайтарту өчен махсус самолет җибәреләчәк. 

ФОТО: Ульяновск өлкәсе прокуратурасы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading