16+

Милли киемнәрдә спорт белән шөгыльләнүче Татарстан әбиләре клип төшерергә җыена

Әлмәт районы Габдрахман авылында яшәүче пенсионерәбиләр атна саен спортзалда шөгыльләнә икән.

Милли киемнәрдә спорт белән шөгыльләнүче Татарстан әбиләре клип төшерергә җыена

Әлмәт районы Габдрахман авылында яшәүче пенсионерәбиләр атна саен спортзалда шөгыльләнә икән.

"Буран әбиләре" футбол уйный, ә Габдрахманның актив әбиләре спорт белән шөгыльләнә", - дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин үзенең "Инстаграм" челтәрендә хәбәр иткәнчә, "Сәрбиназ" ансамбленә йөрүче әбиләр атна саен спортзалга килеп, төрле күнекмәләр ясый, йөгерә, командалы спорт уеннары уйный. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Габдрахман әбиләре озакламый клип та төшерергә җыена. Аякларына кроссовка киеп, милли киемнәрдә спорт белән шөгыльләнүче Габдрахман әбиләре "Буран әбиләре"н дә уздырыр әле, дип яза газета.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading