16+

“Милли мультFest” җиңүчеләре 100, 70 һәм 50 мең сумга ия булачак

22 апрельдә “Милли мультFest” балалар кинофестиваленең финалы узачак. Ул барлыгы өч номинациядә үткәрелде: “Татар телендә анимацион фильмнар”, “Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар”, “Татар телендә компьютер уеннары”.

“Милли мультFest” җиңүчеләре 100, 70 һәм 50 мең сумга ия булачак

22 апрельдә “Милли мультFest” балалар кинофестиваленең финалы узачак. Ул барлыгы өч номинациядә үткәрелде: “Татар телендә анимацион фильмнар”, “Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар”, “Татар телендә компьютер уеннары”.

Моннан тыш, “Милли мультFest” балалар кинофестивалендә “Балалар фольклоры” дигән махсус номинация дә булачак. 

“Тәкъдим ителгән кайбер хезмәтләр кыска метражлы кино номинациясенә юлланды, ләкин эчтәлекләре буенча алар бу номинациягә туры килмәде. Бу – балалар бакчасында төшерелгән халкыбызның гореф-гадәтләре турындагы хезмәтләр. Без аларны махсус номинациягә тупларга булдык”, - ди “ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова. 

Аның әйтүенчә, фестивальгә барлыгы 389 хезмәт кабул ителгән, аларның 56сы шорт-листка кергән. Лауреатлар шулар арасыннан сайлап алыначак. Һәр номинациядә өчәр җиңүче булачак: беренче урынга – 100 мең сум, икенче урынга – 70 мең сум, өченче урынга 50 мең сум акча тапшырылыр дип көтелә. Кайбер номинацияләрдә укытучылар белән тәрбиячеләр дә бүләкләнәчәк.

“Бу фестивальне оештыру идеясе 10 ел элек үк барлыкка килде. Аның максаты - анимация, кинематография, компьютер уеннары өлкәсендә талантлыларны барлау иде. Үзебез дә балачактан мульфильмнар карап үскән балалар. Аның ничек тәэсир иткәнен беләбез. Фестивальдә, беренче чиратта, татар телен саклау һәм үстерү максаты чагылды. Барлык мульфильмнар да татар телендә, алар татар мохитен тасвирлый. Чын күңелдән барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Фестивальнең беренче адымы республика күләмендә булды. Киләчәктә Россия һәм дөнья күләмендәге фестивальгә әверелсә, максатка ирешәчәкбез дип ышанам.  Фестиваль дәвамлы булсын иде дип телибез”, - диде ТР халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading