16+

“Милләтебез хәзинәләре”н 167 бала эзләяәчәк

3 июльдән 17 июльгә кадәр Казанның "Идел" яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" XV профильле смена уздыра. Быел, лагерьда Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан 167 бала ял итәчәк.

3 июльдән 17 июльгә кадәр Казанның "Идел" яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" XV профильле смена уздыра. Быел, лагерьда Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан 167 бала ял итәчәк.

"Милләтебез хәзинәләре" профильле сменасы 2000 елдан бирле оештырыла. Аны оештыруда, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге, Татар федераль мили-мәдәни мохтарият ярдәм итә.

Татар федераль иҗтимагый оешма аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова әйтүенчә, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче кайбер татар балалары сменага беренче тапкыр килгәндә татар телен белмәсә дә, 15 көн дәвамында аларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяна һәм алар үзләрен чын мәгънәсендә бөек татар халкының бер өлеше итеп тоя башлый.

15 көнлек сменаның бәясе - 7700 сум."Идел" Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина:

- Безнең өчен шунысы сөенечле: балалар "Милләтебез хәзинәләре" сменасына бер тапкыр гына түгел, берничә ел рәттән килеп, "ветераннар"га әверелеп китәләр. Энекәшләрен, сеңелкәшләрен дә үзләре белән ияртеп алып киләләр, ди.

Быелгы сменаның географиясе шактый киң. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Әстерхан, Ульяновск, Мәскәү, Самара, Оренбург, Рязань өлкәләреннән, Новосибирск, Мәскәү, Төмән, Түбән Новгород, Тояльятти шәһәрләреннән һәм Казахстаннан балалар катнаша. Балаларга Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан чыгарылган "Татар теле - күңелем теле" китабы таратылачак. Шул дәреслектән алар туган телне өйрәнәчәк. Ахырдан.өйрәнгәннәрне белемнәрен тестлар ярдәмендә тикшереп карау булачак. Быел балаларны беренче мәртәбә Арча районы Кәче авылында уздырылачак чып-чын авыл Сабан туена алып барырга ниятлиләр. Әлеге милли бәйрәмне лагерьның үзендә дә ел саен уздыралар, ә менә чит төбәктәге балалар чын татар авылын беренче генә тапкыр күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading