16+

Милләтебезне, телебезне саклап калуга дин әһелләре дә үзләреннән зур өлеш кертә ала

Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәни: "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе - милли тел, икенчесе - милли кием, өченчесе - милли гореф-гадәт", дип әйткән.

Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәни: "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе - милли тел, икенчесе - милли кием, өченчесе - милли гореф-гадәт", дип әйткән.

Милләтебезне, телебезне саклап калуга дин әһелләре дә үзләреннән зур өлеш кертә ала. Татарларның милли үзаңын саклап калу белән без милләтебезне һәм халкыбызны саклауга да ирешәчәкбез. Бүген Казанда узган VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында әлеге фикер еш яңгырады. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгышында шуңа басым ясады.

- Ел саен шушы форумга җыелып, динебезне генә түгел, телебез, гореф-гадәтләребезне саклауга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Әлеге уңайдан форумның әһәмияте аеруча зур. Үзара танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, борчыган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү мәйданчыгы да булып тора ул. Милләтебезне саклап калуда без сезгә ышанабыз. Үзебез турында үзебез кайгыртмасак, моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форум кунакларына.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да аның сүзләрен хуплады.

- Без - Россиянең татар дин әһелләре, мәдәниятебезне, телебезне һәм милли үзенчәлекләребезне саклау өчен җаваплы. Быел Болгар ислам академиясе сафка басачак. Ул киләчәктә бөтендөнья ислам мәгариф үзәгенә әверелер дип ышанабыз. Белем алу - һәр мөселманның бурычы. Әбү Хәнифә хәзрәтләре: "Аллаһ үзенең колларыннан галимнәрне хөрмәт итә", - дигән. Безгә динебезне дә, телебезне дә яхшы белгән галимнәр кирәк, - диде ул.

Төмән өлкәсеннән делегат булып килгән Фатих хәзрәт Гарифуллин да телебезнең киләчәге өчен борчыла.
- Телнең югала баруы бигрәк тә Татарстаннан читтә сизелә. Яшьләребездә телне өйрәнүгә омтылыш юк. Коръән ашларына яки башка дини мәҗлесләргә баргач, махсус Тукай һәм Җәлил шигырьләрен яттан сөйләп күрсәтәм. Без, хәзрәтләр, дин белән бергә телебезне дә пропагандаларга тиеш. Телгә мәхәббәтне әнә шундый гади алымнар белән дә уятып була. Телне өйрәнергә кирәк дип сүз сөйләп кенә утырырга кирәкми, аны эш-гамәлләребез белән үгетлик, - ди ул.

Форум кысаларында бертөркем дин әһелләре Казан ханнары Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләрен җир куенына иңдерү чарасында катнашты. Иртәгә ала Изге болгар җыенына барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading