16+

“Милләтләр кроссы”нда 20 мең кеше катнаша

Казанда 25 сентябрьдә "Милләтләр кроссы-2016" Бөтенроссия йөгерү көне уза. Спорт чарасы Үзәк стадион белән цирк аралыгындагы мәйданда үткәрелә.

Казанда 25 сентябрьдә "Милләтләр кроссы-2016" Бөтенроссия йөгерү көне уза. Спорт чарасы Үзәк стадион белән цирк аралыгындагы мәйданда үткәрелә.

Бер километрга массакүләм йөгерештә укучылар, студентлар, спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак. Шулай ук 2, 4, 6, 8, 12 километр араларга йөгерешләр билгеләнгән.

Илкүләм йөгерештә катнашырга теләүчеләр мандат комиссиясенә паспорт яки туу турындагы таныклык, медицина иминияте полисы, табип белешмәсе күрсәтергә яки сәламәтлеге яхшы икәнлеге турында шәхси җаваплылык белдерергә тиеш. Мандат комиссиясе Ташаяк урамындагы 2а йортка (Үзәк стадион) урнашкан. Эшләү тәртибе: 21 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр 10.00- 16.00 сәгатьләрдә.

"Милләтләр кроссы-2016" чарасы үткәрелү сәбәпле, 25 сентябрьдә Кремль яр буе урамында 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.

Милләтләр кроссы - Россиядә халыкның массакүләм катнашуында оештырылучы спортның җәйге төрләреннән берсе. Татарстан башкаласыннан тыш, йөгереш Россиянең тагын 79 шәһәрендә уза. Казанда 1 километрга массакүләм йөгерештә егерме мең кеше катнашыр, дип, фаразланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading