16+

“Мин күкне сайлыйм!”: Казан тамашага әзерләнә

18 августта “Казан” гаилә үзәге мәйданчыгында “Мин күкне сайлыйм!” дип исемләнгән авиация бәйрәме уза. Җиденче мәртәбә үткәрелә торган һава тамашасы Һава флоты көненә багышлап уздырыла.

18 августта “Казан” гаилә үзәге мәйданчыгында “Мин күкне сайлыйм!” дип исемләнгән авиация бәйрәме уза. Җиденче мәртәбә үткәрелә торган һава тамашасы Һава флоты көненә багышлап уздырыла.

Традицион рәвештә үткәрелеп килә торган һәм һавадагы очышларга битараф булмаган дистә меңләп тамашачыны үзенә җәлеп иткән авиация бәйрәменең быелгысы Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты алдыннан үткәрелүе белән дә игътибарга лаек. Шул уңайдан бәйрәм вакытында Казан вертолет заводында җитештерелгән Ми-8МТВ-1 вертолеты WorldSkills Kazan 2019 әләме белән очыш ясаячак.
– Чемпионат алдыннан әләм алып чыгу гадәте бар. Без моны вертолет белән эшлиячәкбез. Мондый хәлнең әле дөньяда булганы юктыр, – дип сөйләде журналистларга Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев.


Авиатамашаның төп бизәге узган елдагыча “Русь” пилотаж төркеме чыгышы булыр, мөгаен. Ул Россиядә иң яхшы югары пилотаж төркемнәреннән санала.
Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. “Мин күкне сайлыйм!” – гаилә бәйрәме. Монда балалар өчен дә мәйданчыклар эшлиячәк, иминлек мәсьәләсе дә кайгыртылган”, – ди оештыручылар. Автомобильчеләр өчен генә уңайсызлыклар туа, билгеле: бәйрәм вакытында С.Хәким урамында хәрәкәткә чикләүләр кертелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading