16+

«Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм»: Кукмарада хокук бозучыны атып үтергәннәр

Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

Узган төндә Кукмарада бер ир-ат полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткән.

Якынча белешмә буенча, узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче Антипов янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе качып китә.

Полиция хезмәткәрләре әлеге кешенең кайда булуын ачыклый. Агентлык чыганагы сүзләренчә, тоткарлаган вакытта бу кеше: «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм», – дип кычкыра. Аннары ул полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак кадый.

Әлеге адәмгә берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading