16+

Мин СПИДка каршы чабам

15-нче май көнне үтәчәк "Казан марафоны-2016" чарасына 100 көннән дә ким вакыт калды.

15-нче май көнне үтәчәк "Казан марафоны-2016" чарасына 100 көннән дә ким вакыт калды.

Инде марафонда катнашырга теркәлүчеләр саны 2 меңнән артып киткән. Анда гади халыктан тыш Геннадий Онищенко, Баста, Бату Хасиков, Стас Пьеха кебек танылган шәхесләр катнашачак. 2016 елда марафон СПИД/ВИЧ-инфекцияләрен профилактикалауга багышланачак. Теләге булганнар сайтта теркәлә ала.

Бүген, 6 февральдә, сәгать 13.00 "Кольцо" сәүдә акция кысаларында СПИД/ВИЧ-инфекцияләрен профилактикалауга багышланган "Мин СПИДка каршы чабам" дигән йөгерү буенча беренче социаль узыш үтә. Акция марафон башланырга 100 көн калу уңаена багышлана.

Бу көндә кунаклар исемлегендә "Татарстан гүзәле-2016" Диләрә Ялалтынова һәм "Казан гүзәле-2016" Софья Мостафина да бар.

Акция 28 февральгә кадәр дәвам итә, чарада сәясәт, шоу-бизнес вәкилләре, күренекле Татарстан спортчылары, мәдәният, сәнгать әһелләре катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading