16+

Миңнеханов авыл җирлекләрендә шәхси йортлар салу программасын булдырырга йөкләмә бирде

Республика җитәкчелеге авыл җирлекләре, шәһәрләр кебек үк, кызыксындыручан булырга тиеш, ди.

Республика җитәкчелеге авыл җирлекләре, шәһәрләр кебек үк, кызыксындыручан булырга тиеш, ди.

-Иң мөһиме — авыл җирлекләре, шәһәрләр кебек үк, социаль яктан кызыксындыручан булырга тиеш. Эре шәһәрләр янында гына торак төзесәк, бер кеше дә калмаячак. Барысы да шәһәргә күчеп бетәчәк. Безгә  җирлекләрдә эш урыннары булдырырга, шәхси йортлар төзү буенча программа эшләргә кирәк. Торак программасы ул болай да бик киеренке. Быел 3 млн, 2024 елда 3,6 млн квадрат метр торакны файдаланышка тапшырырга тиеш. Торакны файдалануга тапшыру гына түгел, аны дөрес төзергә дә кирәк. Кукмарада, Балтачта булдык. Анда шәхси йортлар төзүгә бик зур ихтыяҗ. Күпфатирлы йортлар булырга тиеш, әмма шәхси йортлар төзүгә дә ярдәм күрсәтергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, республика Федераль дәрәҗәдәге җитәкчелеккә дә мөрәҗәгать итәчәк, бу мәсьәлә республика күләмендә дә каралачак. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading