16+

Миңнеханов юлларны чистартуга аерым игътибар бирергә кушты

Татарстанда һава шартларын исәпкә алып, юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.

Татарстанда һава шартларын исәпкә алып, юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.

Шәһәр һәм район башлыклары юл-урам челтәре чисталыгына аерым игътибар бирергә һәм кешеләр иминлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Шәһәр һәм район башлыкларына, республиканың профильле министрлык җитәкчеләренә юл-урам челтәре һәм шәһәр даирәсе объектларын норматив хәлдә тотарга кирәк. Безнең өчен иң мөһиме — гражданнарның, автомобильчеләрнең һәм җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү», — диде республика җитәкчесе. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading