16+

«Минем депутат»ка ихтыяҗ арта бара

«Бердәм Россия»нең «Минем депутат» дип аталган онлайн-сервисына ихтыяҗ халыкта көннән-көн арта бара. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу сайлаучылар белән онлайн форматында узучы яңа, нәтиҗәле эш алымы.

«Минем депутат»ка ихтыяҗ арта бара

«Бердәм Россия»нең «Минем депутат» дип аталган онлайн-сервисына ихтыяҗ халыкта көннән-көн арта бара. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу сайлаучылар белән онлайн форматында узучы яңа, нәтиҗәле эш алымы.

«Минем депутат» мәйданчыгына сорау-тәкъдимнәр, гозерләрне интернет аша язып яки «кайнар элемтә»гә шалтыратып, проектта чакырылган кунаклар белән аралашып була. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк кабул итү бүлмәсендә Фәрит Мөхәммәтшин да сервиска мөрәҗәгать итүчеләргә шалтыратып, аларның теләк-гозәрләрен тыңлады. «Әгәр тәкъдим-гозерләр иртәрәк килгән икән, без үзебез алар белән элемтәгә керәбез», – дип аңлатып узды парламент җитәкчесе.

Яңа сервиска мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара, ул эшли башлаганнан бирле 1,8 меңнән артык сорау, тәкъдим, гозер кабул ителгән. Алар арасында төбәк һәм федераль дәрәҗәдәгеләре дә очрый. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу – өстәмә йөкләмә һәм җаваплылык, әмма шул ук вакытта халыкны нәрсә борчыганын белү һәм бу мәсьәләләрне чишү юлларын ачыклау мөмкинлеге. Һәрбер мөрәҗәгать белгечләр тарафыннан теркәлә һәм анализлана. Тәкъдим-гозерләр теркәлгән җыелма документ – онлайн-мәйданчыкның көндәлек эш нәтиҗәсе һәм аның белән «бердәмроссиялеләр» Президентка мөрәҗәгать итәчәкләр. «Бу сорауларны республика программалары аша хәл итәргә кирәк, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Быел безнең мөрәҗәгать буенча Татарстан Президенты тарафыннан 35 миллион сум акча бүлеп бирелде. Партия моны үз контроленә ала, акчалар төзекләндерүгә һәм күпләгән башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак».

«Минем депутат» сервисына мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләрен еллар буена төзелеп бетмәгән өй йә булмаса юлсызлык мәсьәләсе борчыса, икенчеләре мошенниклар кармагына эләккән һәм бу проблеманы хәл итүдә ярдәм сорый, музей ремонтлауда булышлык итүне үтенүчеләр дә бар. Бу көнне дә шалтыратулар төрле булды. Шул ук вакытта тәкъдимнәр белән чыгучылар да юк түгел.

Балалар өчен җәмәгать транспортларында йөрү бәяләрен яңабаштан карауны сораган һәм бу уңайдан үзенең тәкъдимнәре дә булган Казан кешесе белән Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулардан соң очрашып сөйләшергә вәгъдә бирде. Әлмәт районының Урсалы авылында җир кишәрлекләренә ия булган күпбалалы гаиләләрнең сораулары да, гозер-үтенечләре дә бик күп: аларны газ, су, юл һәм яшәү өчен кирәкле башка шартларның кайчан булачагы борчый. Спикер өч балалы гаилә башлыгына шалтыратып, аның гозер-сорауларын тыңлады. Мәсьәләнең тагын бер катлаулы ягы – әлеге җир кишәрлекләрен мөмкинлеге булганнар күпбалалы гаиләләрдән сатып алып, бюджет исәбеннән барлык шартлар тудырыласына өмет итеп ята. Чаллыда яшәүчеләр шәһәрдә уен автоматлары нокталарының пәйда булуына борчыла. Андый салоннар тыелган булуга карамастан, хуҗалар барыбер җаен таба – кайберсе спортка акча кую урыннарында яшеренә. Спорт уеннарына акча кую тыелмаган һәм уен автоматлары хуҗалары шуннан файдаланырга өметләнә.

Күргәнебезчә, халыкның гозер-сораулары күп һәм төрле, тиешле түрәләргә турыдан-туры чыгу мөмкинлеге булу күп кенә мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк – яңа проектның максаты да шул бит инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading