16+

"Минем гаиләмнең шамаиле" II Россиякүләм конкурсы башлана

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, "Минем гаиләмнең шамаиле" II Россиякүләм конкурсы уздыру турында игълан итте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, "Минем гаиләмнең шамаиле" II Россиякүләм конкурсы уздыру турында игълан итте.

"Минем гаиләмнең шамаиле" конкурсы татар милли сәнгате - пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, ата-бабага карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклауны күздә тотып үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырып, фотографияләр белән 2016 елның 20 апреленә кадәр info@dumrt.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат - ТРМДН сайтында.

Барысы 5 этаптан торган конкурс нәтиҗәләре буенча 21 май - 5 июльдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла, җиңүчеләр 7 июльдә берничә номинациядә бәяләнеп бүләкләнә (20 мең, 35 мең сум премияләр, кызыксындыру бүләкләре каралган). Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясы, Ислам мәдәнияте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading