16+

"Минем улымны үтерәсем килмәде. Куркытасым гына килде..."

"Өч шырпы янмады, дүртенчесе генә янды. Аннары баланың кофтасына ут капты. Бала бакчага таба йөгерде"

"Өч шырпы янмады, дүртенчесе генә янды. Аннары баланың кофтасына ут капты. Бала бакчага таба йөгерде"

Курск шәһәре судында бала үтерү буенча җинаять эшен карауны төгәлләделәр. Улын тереләй яндырып үтергән хатын-кызны 15 елга колониягә җибәрделәр, дип хәбәр итә НТВ.

Бу коточкыч җинаять турында быелның мартында билгеле була. Анастасия Баулина укучы улын ничек үтергәне турында тыныч кына сөйли. Суд утырышында исә, баласын куркытырга гына теләвен әйтә.

Хөкемгә тартылган хатын-кызны якларга әтисе килгән. Ул әлеге хәлләрдән соң кызыннан баш тартмаган бердәнбер кеше. Ир-ат әйтүенчә, тикшерү барган вакытта кызы тыныч булырга тырышкан. Әмма ул да хис-кичерешләрен ахырга кадр тыеп тора алмады. Соңгы сүз бирелгән Баулина «Үтерү» маддәсен йомшагырагына алмаштыруларын күз яшьләре белән үтенде.

«105 маддәне 109 маддәгә үзгәртүегезне сорыйм. Мин баламны үтерергә теләмәдем. Әйе, куркытасым килде, әмма болай бетәр дип уйламадым. Үз гаебемне таныйм», — диде Анастасия Баулина.

Тикшерүчеләр Анастасия Баулинаның икенче сыйныфта укучы улына бензин сибеп яндыруын исбатлый. Әлеге ызгышның сәбәбе дип малайның малайның шаяруын атый. Бала бензин канистрасына су салган була. Әнисе бу хакта белгәч, ачуы чыга һәм баласына "сабак бирергә" тели.

Тикшерү эксперименты вакытында ул моның ничек булганын сөйләгән. Ул улына бензин сибә. "Өч шырпы янмады, дүртенчесе генә янды. Аннары баланың кофтасына ут капты. Бала бакчага таба йөгерде", - дип сөйли ул.

Баланың кычкырганын ишетеп, аның үги әтисе йөгереп чыга, кар, су белән сүндерә башлый. Малайның үги әтисе бу хәлнең сәбәбен бераз башкачарак аңлаткан. Малай әнисе янына "күршедәге ир килде, алар йокы бүлмәсендә бикләнделәр" дип сөйләгән булган. Анастасиянең кызы да мондый хәл булганын сөйләгән. Мөгаен, ана улыннан шул рәвешчә үч алгандыр. Әмма Баулина судта малайның канистрага су салып ачуын чыгарганын гына сөйләгән.

"Минем улымны үтерәсем килмәде. Куркытасым гына килде. Әмма шулай килеп чыкты, ул янды", - дип сөйләгән хатын.

Малайның тәненең 60 проценты пешә. Баланы башта район хастаханәсенә, аннан өлкә хастаханәсенә алып киләләр. Соңыннан махсус үзәккә күчерәләр. Кызганыч, аны коткарып калып булмый.

Анастасия Баулина ике баласы һәм ире белән шәхси йортта яшәгән. Социаль яклау хезмәткәрләре балаларны ике тапкыр гаиләдән алып киткән була, әмма соңыннан кире кайтаралар. Ир белән хатынны акылга утырган дип уйлыйлар, әмма күрәсең, ялгышалар. Бу хәлләрдән соң хатын-кызны ана хокукларыннан мәхрүм итәләр. Олы кызы, 13 яшьлек Анастасиягә яңа гаилә тапканнар инде.

Хөкем карарын укыганда дәүләт гаепләүчесе максималь кырыс җәза бирүләрен сорады. Үтерүдән тыш, хатын-кыз балаларын газаплауда һәм әти-әни хокукларын тиешенчә үтәмәүдә дә гаепләнә. Нәтиҗәдә, Баулинаны 15 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрделәр.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading