16+

Министрлар Кабинеты 100 млн.сум акча бирә!

Ел саен Россиянең 15-25 халык һәм фольклор иҗаты коллективы РФ Хөкүмәте стипендияләрен алачак.

Ел саен Россиянең 15-25 халык һәм фольклор иҗаты коллективы РФ Хөкүмәте стипендияләрен алачак.

Бу максатларга йөзәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Стипендия алучылар Мәдәният министрлыгы оештырган конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, финанс ярдәменә профессиональ һәм һәвәскәр коллективлар (вокаль, инструменталь, хореография яки мультижанр) дәгъва кыла ала. Бу акчаны алар яңа иҗади проектлар булдыру, гастрольләр һәм фольклор экспедицияләре үткәрү, мастер-класслар оештыру өчен сарыф итә алачак.

Һәр проект өчен финанслау күләме, җиңгән проектларның бәясенә бәйле рәвештә, индивидуаль тәртиптә исәпләнәчәк. Ел саен мондый субсидияләр 15-25 коллективка биреләчәк.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading