16+

Миңнеханов: «Патриотизм безнең тотрыклылыгыбызның какшамас нигезе булырга тиеш»

Россиягә каршы барган мәгълүмати сугышта патриотизм безнең тотрыклылыгыбызның какшамас нигезе булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Россиягә каршы барган мәгълүмати сугышта патриотизм безнең тотрыклылыгыбызның какшамас нигезе булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу идеяне массакүләм мәгълүмат чаралары аша трансляцияләү һәм аны сәнгать һәм мәдәният әсәрләренә кертү мөһим. Ил өчен горурлану һәм Ватанга мәхәббәт хисе формалаштыру эшендә балалар-яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәләре, Хәрби-патриотик тәрбиянең уку-методик үзәкләре, волонтерлык отрядлары һәм оешмалары зур роль уйный.

Ил Президенты тарафыннан үсеп килүче буынны тәрбияләү белән шөгыльләнүче «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия оешмасы оештырылды.

Татарстанда яшьләрне колачлау чаралары актив үткәрелә, ә тәрбияләү җаваплылыгы тәрбиячеләргә, сыйныф җитәкчеләренә һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә йөкләнә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук гаиләдә патриотизм нигезләре тәрбияләнүен искәртте һәм республиканың горурлыгы һәм даны булган Ватанны саклаучылар династияләренә рәхмәт белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading