16+

Миңнеханов: “Республика халкы киләсе сайлауларда активлык күрсәтәчәгенә ышанам”

Бу теманы Рәис ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында күтәрде.

Бу теманы Рәис ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында күтәрде.

2024 елның язында Россиядә Президент сайлаулары булачак. “Сайлауларда республика халкы үзенең югары активлыгын күрсәтер һәм илкүләм лидербызның хәзерге эш юнәлешен хуплар дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе киләсе елның көзендә Дәүләт Советына сайлаулар узачагын да искә төшерде. Татарстан халкы җиденче чакырылыш парламентны формалаштырачак.

“Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Дәүләт Советы һәрвакыт республика һәм безнең гражданнарның ихтыяҗларын яклап, дөрес карарлар кабул итә”, - дип билгеләп узды Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading