16+

Миңнеханов ковидтан вакцина ясатканмы?

Бу мәсьәләгә республика җитәкчесе ачыклык кертте.

Миңнеханов ковидтан вакцина ясатканмы?

Бу мәсьәләгә республика җитәкчесе ачыклык кертте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцина ясаткан. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында узган традицион җыелыш вакытында хәбәр итте.

"Вакцинацияне барыбызга да ясарга кирәк. Президентыбыз Владимир Владимирович вакцина ясатты, күрдегезме? Мин дә вакцина ясаттым. Бар да яхшы, сезнең каршыда [торам]", - диде Рөстәм Миңнеханов, җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук Президент коронавирус таралуны булдырмас өчен вакцинация эшен алып барырга кирәклеген искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading