16+

Минтимер Шәймиев 17 яшьлек Антонның Яңа ел теләген тормышка ашырды

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда яшәүче унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның Яңа ел теләген тормышка ашырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда яшәүче унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның Яңа ел теләген тормышка ашырды.

Аның теләкләре язылган открытканы Минтимер Шәймиев Татарстан Дәүләт Советының декабрь утырышы башланыр алдыннан “Теләкләр чыршысы”ннан алды.

Антон ноутбук турында хыялланган. Минтимер Шәймиев аның өчен тагын да җайлырак вариантны сайлаган - Lenovo IdeaCentre A340 моноблогын бүләк иткән. Компьютерга өстәмә Windows 10 системасы куелган, шулай ук Microsoft Office ка гомерлек подписка (документлар белән эшләү өчен) бирелгән.

Минтимер Шәймиевнең иң изге теләкләре язылган котлау открыткасы белән бүләкне Антон Насретдиновка һәм аның әнисе Ольга Васильевнага ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов тапшырган.

Татарстанда 2014 елдан башланган “Теләкләр чыршысы” Яңа ел акциясе “Минем белән хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading