16+

Мишустин торак-коммуналь хезмәтләр буенча компенсациянең бердәм стандартын билгеләде

Премьер-министр Михаил Мишустин федераль ташламага ия булган затларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләүнең бердәм стандартын билгеләде. Ул 1 июльдән эшли башлаячак.

Премьер-министр Михаил Мишустин федераль ташламага ия булган затларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләүнең бердәм стандартын билгеләде. Ул 1 июльдән эшли башлаячак.

"1 июльдән Федераль ташламага ия булган затлар - хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар һәм радиация яки техноген катастрофалар аркасында зыян күргән гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарын компенсацияләүгә бердәм алымнар гамәлгә керәчәк. Әлеге карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады", — диелә пресс-релизда.

Әлеге карар нигезендә компенсация бирү һәм ташлама алу өчен кирәкле документлар исемлеген раслау өчен гаризаның унификацияләнгән формасы кертелә. Шулай ук ярдәм чарасы бирү турында карар кабул итү вакыты 10 эш көненнән артмаска тиеш.
Мондый гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча компенсацияләр федераль бюджеттан бирелә. Закон нигезендә билгеләнгән гарантияләргә бәйле рәвештә, компенсация торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50% ка кадәр тәшкил итә, дип аңлата матбугат хезмәте.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading