Россия Федерациясе Президентының Указы белән "Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен" Илназ Хәбибрахманов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Илназ Альберт улы Хәбибрахманов - ефрейтор, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре.
23 яшьлек хәрби 2022елның 23 октябрендә Луганск Халык Республикасының Червонопоповка торак пунктында батырларча һәлак булган иде.
Бүләкләү өчен сәхнәгә мәрхүм солдатның гаилә әгьзалары: әнисе-Розалия Григорьевна, әтисе-Альберт Миңнехәлил улы, хатыны-Валерия Владимировна, улы-Тамерлан чакырылды.
Каһарман егетебез турында "Шәһри Казан"да язма басылып чыккан иде. Тулырак: Яу кырында һәлак булган Мамадыш егете Илназ Хәбибрахманов турында: «Күпме сугышчан дусларыбызны ут эченнән чыгарды ул».
Фото: Нократ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар