16+

Яу кырында һәлак булган Мамадыш егете Илназ Хәбибрахманов турында: «Күпме сугышчан дусларыбызны ут эченнән чыгарды ул»

Баш өстендә авыр, кара болытлар йөзә. Көзге карлы яңгыр тавыш-тынсыз гына ява, тәрәзәләргә сылана да, җиргә төшеп юк була. Әйтерсең лә күтәрә алмаслык кайгысы бар, гүя шуның өчен яшь коя...

Яу кырында һәлак булган Мамадыш егете Илназ Хәбибрахманов турында: «Күпме сугышчан дусларыбызны ут эченнән чыгарды ул»

Баш өстендә авыр, кара болытлар йөзә. Көзге карлы яңгыр тавыш-тынсыз гына ява, тәрәзәләргә сылана да, җиргә төшеп юк була. Әйтерсең лә күтәрә алмаслык кайгысы бар, гүя шуның өчен яшь коя...

Елап кына кайгыларны юып, бетереп булса икән... Яңгыр белән бергә мамадышлылар күз яшен түкте ул көнне... 23 октябрьдә 23 яшьлек Илназ Хәбибрахманов Луганск Халык Республикасының Червонопоповка торак пунктында батырларча һәлак булган.

«Бер тәҗрибәсез егетләр киткәндә, мин ничек калыйм»
Бу көннәрдә Мамадышта Илназны кем генә искә алмады икән. Аның үлемен ишетеп бөтен район халкы тетрәнде, кайгырды, елады. Без батырның әти-әнисе, аның бик яшьли тол калган тормыш иптәше белән бергә хәрби турындагы иң якты хатирәләрне барладык.
— Олы кызыбыз Алия белән Илназның яшь арасы 8 яшь иде, - дип сөйли аның әнисе Розалия апа Хәбибрахманова, - Апасы белән бик дус-тату үстеләр, мәктәптә дә яраталар иде аны. Чирләп китсә дә, температурасы булса да, дәресләрен калдырмаска тырышты. Илназның 6-7 сыйныфта укыган чагы булгандыр, салкын тидереп өйдә калды. Бермәлне ишек шакыйлар, ачып җибәрсәм, бер көтү сыйныфташ кызлары аның хәлен белергә килгән. Шушы мисаллар гына да аның холкын, кешеләргә булган мөнәсәбәтен ачып бирә.. Бәләкәй чакта ук аш-суга оста булды, сез дөрес тукланмыйсыз, хәзер биш минут утырып торыгыз, дип диетик ризыклар әзерләп бирә иде. Бер генә теләгенә дә каршы төшкәнебез булмады. Алар өчен яшәдек. Бер тапкыр кайтты да, мине кочаклап: «Әни, рәхмәт сезгә миңа дөрес, төпле тәрбия биргәнегез өчен», - диде. Чаллыда медицина көллиятендә укыганда Валерия исемле кыз белән танышып гаилә кордылар. 3 яшьлек  Тамерлан исемле оныгыбыз әтисенә ошаган үсеп килә. Гел көлеп тора. Илназның контракт төзегәнен белгәч: «Улым, кайда да эшләргә, халыкка хезмәт итәргә кирәк, гомерең бетсә, кайда да бетә. Үзеңә кара», - дидем. Әтисе ничә ел Әфганстанда хезмәт итеп кайтты бит, улыбызның да аның сыман хәрби буласы килгән иде. Оренбургта, Тоцкое шәһәрендә хәрби шәһәрчектә яшәделәр. Хәрби операциядә икәнен дә соң белдем. Шунда киткәнче тагын бер кат дәваланып чыгу кирәк иде аңа. Баш авырта дип зарланмаса да, сиздем: дару кабып куйганын күрдем. Бармады кабат госпитальгә. «Әни, мин анда булдым инде, аяксыз-кулсызларны күрдем, нинди йөз белән исән-имин килеш алар янында зарланып йөрим... Мин китәм. Бер тәҗрибәсез егетләр киткәндә, мин ничек калыйм», диде. Шулай итеп озаттык җан кисәгемне. Атна- ун көннән табут белән кайтыр дип башыма да килмәде.

«Яу кырында бер ялсыз эшләгән»
Илназның әтисе Альберт абый сүзен ерактан ук, улының балачагы турындагы хатирәләрен барлаудан башлады. 

— Өйдә ишек арасына турник куеп, шунда тартыла иде, - дип күз яшьләрен чак тыеп сөйли әти кеше, - Бер көнне ишеккә көненә күпме күнегү ясарга кирәклеген язып куйган. Сүзендә торды. Спорт ярышларында гел беренче булды. Көрәшкә йөри башлады, аннан төрле призлар алып кайтты. Әмма бераздан аннан күңеле кайтты. «Башка бармыйм, әти, бу минеке түгел, кешене имгәтә алмыйм»,- ди. «Алайса синең өчен шахмат кына туры килә инде», дип көлдем. Кул көрәштерү серләренә төшенә башлады. Медколледжда укыганда Сочига ял итәргә барган иде. «Пляжда кешеләр йөгерешә башлады, карасам, аңын җуйган ир ята», - дип сөйләде Илназ. Шул иргә ярдәм күрсәткән. Бал корты чаккан да, аллергия башланган, сулыш алудан туктаган икән ул. Шул ирне аңына китергәч, улыма рәхмәтләр укыган. Рестораннар хуҗасы булган икән. Ел саен безгә кил, мин сине сыйлап җибәрәм, дигән. Үзе теләп медбратка укыды. БСМПда эшләп алды. Массаж курслары үтте, әти-әнигә салынмыйм дип, кичләрен кафеда эшләде. Хәрби булырга теләге булгач, тәвәкәллә дидем. Хәрби операция башлангач, элемтә өзелде. 15 көн хәбәре булмады. Разведкада хезмәт итә иде, нинди генә вазифа алып бармаган: өлкән мотоукчы, радиотелеграфист, каршы якның территориясенә үтеп керүче разведка бүлегенең өлкән разведчигы, санинструктор... Гел алгы сызыкта. "Хәбиб" дигән позывные бар иде. Рота белән бергә ул да яу кырына кереп китә. 15 көн шунда каршы торалар, аларны бераздан икенче рота алмаштыра, Илназ алар белән дә кереп китә. Яу кырында бер ялсыз эшләгән. Бәрелешләр корбаннарсыз булмый. Бик күп дусты, иптәшләре һәлак булган. Чыкканда камалышта калган. Аягына дошман пулясы эләккән, «Әй, әти, мин аны штык-пычак белән алып аттым. Аннан соң снарядлар оча башлады, без өч кеше сузылып яттык, берзаманны өстебездә мина шартлады, шуның бер кыйпылчыгы аягыма керде», дип сөйләде. Шул ук кыйпылчык сул якта ятучы иптәшенә эләккән, ярасы тирән булган ул егетнең, Илназның кулында җан биргән. Камалыштан чыккан вакытта тагын бер тапкыр снаряд шартлаган, өч метрга алып атты, диде. Контузия алган. Шуннан соң ярты ел тернәкләнде. Сентябрьдә тагын яу кырына керде. Кайгылы хәбәр 24нче октябрьдә килеп иреште. 23е көнне гомере өзелгән Илназыбызның...  Яу кырында яраланган бер солдатны блиндажга алып кайтып иптәшләренә тапшырган, икенче солдатны алырга дип барганда аларны миномет утына тотканнар. Моргтагы язуда «ачык күкрәк ярасы», диелгән... Шуңа куанабыз, тиз таптык без аны. Киленебез Валерия үзе дә табиб, күңеле нидер сизенгәндер инде. 23 октябрьдә Илназны эзли башлый ул. Частендә, яраланган, берни белмибез дигәннәр. Украинаның Луганскидагы госпитальләре белән дә хәбәрләшкән. Ярты көн дәвамында эзләттергән Илназны... Улыбыз һәлак булган көнне төнлә ниндидер шартлау тавышын ишетеп, сикереп тордым. Сизенгәнмен, күрәсең. Әнисенең күңеле дә тыныч түгел иде. 29 октябрь көнне кичен цинк табутта алып кайттылар. Частеннән бергә хезмәт иткән сержант егет кайткан иде. Ул да елады. «Җирләгәндә табутны ачмагыз», дигәннәр, ләкин йөзен карарга пыяла тәрәзә калдырганнар. 30 октябрь көнне җирләдек. 

“Илназ әле дә командировкада кебек”
— Илназ бик кайгыртучан булды. Гел бүләкләр ташыды... Үзенә әйбер алмаса алмас, әмма улыбызга һәрвакыт бүләкләр төяп кайтыр иде, - ди Валерия, күз яшьләрен тыя алмыйча. - Оренбург өлкәсенең Тоцкое шәһәрендә фатирыбыз бар. Мин шундагы хастаханәдә эшләдем. Илназ чын офицер, намусы һәм бурычы кушканча эшләде. Гел бергә булдык без, аның һәлак булуын да йөрәгем сизгән бит. Юкса, кайчан табар идек тә, кайчан хәбәр итәрләр иде. Частендә дә бит аның үлеме турында белмәгәннәр. Мин хәбәр иттем. Хәрбиләрнең тормышы гел командировкалар, юллар белән бәйле. Минем өчен Илназ әле дә командировкада кебек, шулай уйлавы җиңелрәк. Улыма да шулай дип аңлаттым. Көтә инде... Кеше алдында, бала каршында еларга тырышмыйм. Качып, төннәрен елыйм. Күз яше дә кибеп бетте бугай инде.

«Күпме иптәшнең гомерен саклап калды ул»
Алда әйткәнемчә, бөтен Мамадыш җыелган Илназны озатырга. Розалия апаның туганы Лидия Пасыева да улыбызны искә алган саен йөрәгебез өзгәләнә дип сөйләде безгә. 

—  Илназны бәләкәйдән беләм. Малайларның “кызлар кебек акыллы” дигәннәре була. Илназ әнә шундыйлардан иде.  Эш белән килгәндә аларда кунып калган чакларым да,  белем күтәрү курсларына килгәндә атна- ун көнләп яшәгәнем дә булды. Өйләре юл өстендә булганлыктан авылга кайтырга машинаны да шуларга кереп торып көтәм, хәзер дә шулай. Әти-әнисе эштә вакытта, әле яшүсмер чагындагы Илназ өйдә булса, синең ай-ваеңа карамастан чәйгә утырта, өстәл әзерли, сине кыстый-кыстый ризыктан авыз иттерә, олы кеше белән зурларча хөрмәт итеп сөйләшә белә... Әнә шундый иде ул балакай... Озын гәүдәле, нык, спортчы булып үсеп җитте ул. Медвузга керү турында хыялланды. Медкөллиятне тәмамлагач, югары белем алу исәбе барлыгын белә идем. Кече кызым белән туганнар гына түгел, дуслар да булдылар...

Илназ белән утны-суны кичкән дусты Рәсим Әлмөхәммәтов сөйләгәннәр аеруча күңелгә тиде. “Илназ белән бик якын дуслар булдык. Дуслык яуда беленә дигәннәре бик хак. Ышанычлы тугры дус, сыналган иптәшем иде ул. Хәрби операция башланганда да бергә булдык, бу юлы да. Иң җаваплы урында хезмәт иттек. Резведка ротасында – алдынгы сафта. Илназның медицина уку йорты тәмамлаган булуы күпме иптәшләребезнең гомерен саклап калды икән? Күпме сугышчан дусларыбызны ут эченнән чыгарды ул”. Украинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган туганыбыз "Батырлык ордены"на лаек булды, - дип сөйләде безгә Лидия апа.

***
“Бик иртә китте шул бөркеткәем... Кайчан төзәлер безнең яралар?! Төзәлерме алар? Кайдан сабырлыклар алырга?” - дип хушлашты безнең белән Розалия апа. 
Илназның авыр туфрагы – җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын! Якыннарына күркәм сабырлык телибез!


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бигерэк эйбэт кеше булган икэн шул Илназ балакай, чын ир-ат!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Наши соболезнования всем родным из Чистополя

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигрэклжр Дэ яшли киткэн сабый .Урыны жээннэттэ булсын яраббем.Якыннарына сабырлык телибез.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бигрэкожр Дэ яшли киткэн сабый.Урыны ожмах турлэрендэ булсын.Якыннарына Аллах куркэм сабырлыклар бирсен яраббем.

          Мөһим

          loading