16+

Мәктәп укучыларын наркотиклар куллануга карата мәҗбүри тикшерү уздыралар

Россиядә мәктәпләрдә укучыларны әти-әниләре белән килештереп тормастан, наркотик матдәләр куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр.

Россиядә мәктәпләрдә укучыларны әти-әниләре белән килештереп тормастан, наркотик матдәләр куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр.

Мондый тәкъдимне РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына штаттан тыш баш нарколог Евгений Брюн җиткергән, дип хәбәр итә "Татар-информ" "RT"га сылтама белән.

Бүгенге көндә 16 яшьтән өлкәнрәк булган укучылар үз теләге һәм әти-әнисе ризалыгы белән шундый тестларны тапшыра. Әмма Евгений Брюн фикеренчә, бу гына җитми, ул яшүсмерләрне ешрак тикшерү яклы.

"Ешрак тикшерү өчен законнарны үзгәртергә кирәк. Шик туган саен тикшерү мөмкинлеге булсын өчен без хәзер Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм аннан соң Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Укучының үз-үзе тотышы шик уята башласа, дәресләрне еш калдырса, элек наркотиклар кулланганы билгеле булса мәктәп җитәкчелеге аны үзе яки балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе аша тикшерүгә җибәрер өчен мөмкинлеге булырга тиеш", - дигән фикерне белдерә нарколог. Аның сүзләренчә, мәктәп укучыларын наркотиклар куллануга тикшерү ВИЧ эпидемиясенә каршы көрәш чарасы да булып тора.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге мәсьәлә якын вакытта тикшереләчәген әйтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading